Грантка гариза Фондның сайтында бирелә. Грант суммасы проектның күләменә, Татарстанның мәдәни һәм шәһәр тормышы өчен никадәр әһәмиятле булуына карап, шулай ук авторның проектны финанслауга үз өлешен кертергә әзерлегеннән чыгып билгеләнә. Грантка шәһәр мөхите белән бәйле төрле өлкәләргә: мәгариф, күңел ачу, мәдәният, туризм, медиа, дизайн һәм башкаларга караган проектлар дәгва итә ала. Алар арасыннан нәтиҗәлелеге күренеп торган кечерәк проектларга өстенлек биреләчәк.
Кечкенә һәм әлләни катлаулы булмаган проектлар, мәсәлән, мәгълүмат чараларындагы мәкаләләр өчен наногрантлар системасы каралган. Наногрант 6000 сумнан артмый; аңа бирелгән гариза нибары 1-2 көн эчендә тикшерелә, һәм проект авторы акчаны пластик картага ала.